Рөстәм Миңнехановка беренче Төркия TOGG электромобилен күрсәттеләр

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмати технологияләр үзәне» технологик үсеш зонасында булды.

2021 елда «Үзән»нең I этабын ачу тантанасы узган. Проект барлыгы 5 этаптан торачак. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: мобиль кушымталар, компьютер һәм мобиль уеннар, кибериминлек системалары, дизайн технологияләре, «акыллы шәһәр» системалары һәм башкалар. «Үзән» резидентлары өчен салым ташламалары һәм преференцияләр каралган.

«Үзән» структурасында перспектив стартапларга ярдәм итү максатында 100 млн. Төркия лирасы күләмендә венчур инвестицияләре фонды (якынча 1 млрд. сум) булдырылган. Шулай ук «Үзән»дә IT-тармакта белгечләр әзерләү өчен академия булдырылган.

«Үзән» Төркиянең беренче электромобиле – TOGG өчен технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү үзәкләренең берсе булып тора. Эш сәфәре кысаларында автомобильне Татарстан Президенты да карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International