Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төркия партнерлары белән уртак проектлар белән кызыксына

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Төркия партнерлары белән уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры Мәхмәт Муш белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Мминистрга быел июнь аенда Татарстан делегациясенең Әнкарага визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Бүген без сезне Татарстанда сәламлибез. KazanSummit-2021дә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Форум Россиянең Ислам дөньясы белән икътисадый хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итә. «Безнең ил өчен бу өстенлекле бурыч», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның төп тышкы икътисадый партнерларының берсе, безнең республика икътисадына якынча 2 млрд. доллар керткән Төркия бизнесының Татарстанда үз икътисадый проектларын киңәйтүенә карата кызыксыну белдерә. Без үз ягыбыздан Төркия инвесторларының алга таба актив эше өчен барысын да эшләячәкбез», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, нефть химиясе һәм машина төзелеше секторларын тәкъдим итүче Татарстан компанияләре шулай ук Төркия территориясендә инвестпроектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген өйрәнәләр.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый багланышлардан тыш, Татарстан Төркия белән мәдәният, парламентара багланышлар, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм туризм өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә, дип өстәде.

Мәхмәт Муш, үз чиратында, Татарстан Президентына Төркия компанияләренә ярдәм итүләре һәм аларның проектларын гамәлгә ашыруда актив булышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Төркия бизнесының Татарстанга карата кызыксыну артуы шуның белән аңлатыла, дип ассызыклады Министр.

Мәхмәт Муш билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясенә кадәр Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 480 млн. доллардан артып киткән, узган ел үзара сәүдә күләме 360 млн. доллар тәшкил иткән.

Министр шулай ук Татарстан компанияләренең Төркиядәге инвестицион проектлары һичшиксез хупланачак, дип ышандырды. «Бу бик кирәкле проектлар. Алар буенча процесс бара инде. Без аларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - дип өстәде Мәхмәт Муш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International