Стамбулның танылган Долмабахче сараенда төрки телле илләр рәссамнарының күргәзмәсендә Татарстан рәссамнары эшләре күрсәтелә

2014 елның 16 августы, шимбә

16 августта Стамбулдагы Долмабахче сараеның Сәнгать галереясендә төрки телле илләр рәссамнарының эшләреннән күргәзмә оештырыла.  

ТӨРЕКСОЙның башсекретаре урынбасары Фырат Пурташ: “Без бу күргәзмәне тикмәгә генә Стамбулда үткәрмибез. Аның сәбәбе – бу шәһәргә бик куп туристлар килә, һәм алар Долмабахче сараена һичшиксез киләчәкләр. Шуңа күрә туристлар бу күргәзмәне дә күрергә тиешләр дип уйлыйбыз” – диде.

Күргәзмәдә Әзербайҗан, Босния, Болгария, Казахстан, Гагаузия (Молдова), Кыргызстан, Төркия, Ирак, Төньяк Кипр, Үзбәкстан, һәм Россиянең 8 субъектыннан – Татарстан, Башкортостан, Кырым, Кемеров өлкәсе, Саха (Якутия), Тува хэм Хакасия, Чувашиядан 45 рәсем сәнгате осталары эшләре күрсәттергән.

Кураторлар Татарстаннан җиде рәссам –  Равил Заһидуллин, Зөфәр Гыймаев, Алсу Тимергалина,Рөстәм Хуҗин, Илгизәр Хәсәнов, Роберт Гайсин, Рәбис Сәлахов эшләрен сайлап алдылар.

Күргәзмәнең ишекләре 30-нчы августка кадәр ачык.









ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International