ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Турхан Дилмач белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

29
август, 2014 ел
җомга
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонада «Джошкуноз» компаниясенең автомобильләр өчен кузов детальләрен җитештерү буенча яңа штамплау производствосын эшләтеп җибәрделәр. 

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясендә катнашу өчен килде.


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. 

16
август, 2014 ел
шимбә
16 августта Стамбулдагы Долмабахче сараеның Сәнгать галереясендә төрки телле илләр рәссамнарының эшләреннән күргәзмә оештырыла. 

21
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казанда гөрләп Сабантуе узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты.


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитын уздыру Россия регионнарының инвестицион потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирә, безнең ислам дөньясы белән аралашырга әзер булуыбызны белдерә. 

Без Төркия Республикасы белән Россия-Төркия арасындагы ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләргә корылган хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Евросоюз эшләре буенча министры Мәүлет Чавушоглу белән эшлекле очрашуда хәбәр итте.


4
март, 2014 ел
сишәмбе
"Алабуга" МИЗ территориясендә "Шишеджам" компаниясе заводларын төзү проекты мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм генераль директоры Әхмәт Кырман җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашу барышында сүз барды.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International