Татарстан Республикасы

Урнашуы: Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган җирдә.

Мәйданы: 67836,2 кв.км.

БашкаласыКазан шәһәре (Мәскәүдән 797 км., 1 млн. 144 мең кеше).

Административ-территориаль бүленеше: 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы (Казан һәм Чаллы).

Республика башлыгы: Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.

Хөкүмәте: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты. Татарстан Республикасы Премьер-министры – Песошин Алексей Валерьевич.

Парламенты: бер палаталы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе – Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы.


Дәүләт корылышы

1990 нчы елдан башлап Республикада өч мөһим документ: Дәүләт суверенитеты турында Декларация, Конституция һәм “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында” Шартнамә кабул ителде. Документларның өчесе дә хокукый базаны гына түгел, ә җәмгыятьнең сәяси тотрыклыгын, икътисади реформаларның нигезен тәшкил итә.

2002 нче елның 19 апрелендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституциясенең яңа редакциясе кабул ителде. Конституциядә кеше, аның хокуклары һәм иреге иң зур байлык дип игълан ителә. Һәм Татарстан Республикасының бурычы - кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген танырга, үтәргә һәм якларга. Татарстан Конституциясендә шулай ук гомуми сайлау хокукы, сүз һәм вөҗдан иреге, сәяси партия һәм оешмаларда катнашу мөмкинлеге кебек принциплар урын алган.

2000 нче елның июненнән башлап, Татарстан Республикасы Конституциясе буенча, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил институты эш итә. 2010 елда Бала хокуклары буенча вәкил билгеләнде.

Татарстан Конституциясендә закон чыгару, үтәү һәм суд хакимиятләренең аерым-аерым булуы принциплары урын алган.

Татарстан Республикасы дәүләт башлыгы һәм иң югары урындагы кеше - Президент. Ул Татарстан Республикасының дәүләт идарәсе органнары системасына җитәкчелек итә һәм дәүләт хакимиятенең башкару һәм боеру органы - Министрлар Кабинеты эшчәнлеге белән идарә итә. Министрлар Кабинеты Президент алдында җаваплы. Премьер-министр кандидатурасы Президент тәкъдиме буенча Татарстан парламенты тарафыннан раслана.

Бер палаталы Дәүләт Советы (парламент) - Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең даими эшләүче иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы.

Җирле үзидарә үз вәкаләтләре эчендә мөстәкыйль. Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.

Суд хакимияте Татарстан Республикасы Конституциясе суды, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм җәмәгать судьялары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Судларда суд эшләрен карау һәм эшләр башкару федераль законнар нигезендә алып барыла.


Административ-территориаль бүленеш

Татарстан Республикасы районнардан һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләрдән тора, аларның исемлеге Татарстан Республикасы Конституциясе белән беркетелә.

Районнар аларга буйсындырылган территорияләре белән җирле әһәмияттәге шәһәрләрдән, шәһәр тибындагы поселоклардан һәм авыл торак пунктларыннан тора, болар республика административ-территориаль төзелеш системасында башлангыч баскычны тәшкил итә.

Республика әһәмиятендәге шәһәрләр территориаль яктан шәһәрләрдәге районнарга бүленә.

Хәзерге вакытта республикада 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы (Казан һәм Чаллы) бар.

Татарстан Республикасының административ районнары
1) Азнакай
2) Аксубай
3) Актаныш
4) Алабуга
5) Алексеевск
6) Апас
7) Арча
8) Әгерҗе
9) Әлки
10) Әлмәт
11) Әтнә
12) Балтач
13) Балык Бистәсе
14) Баулы
15) Биек тау
16) Бөгелмә
17) Буа
18) Зәй
19) Зеленодольск
20) Кайбыч
21) Кама Тамагы
22) Кукмара
23) Лаеш
24) Лениногорск
25) Мамадыш
26) Менделеевск
27) Минзәлә
28) Мөслим
29) Норлат
30) Питрәч
31) Саба
32) Сарман
33) Спас
34) Тәтеш
35) Теләче
36) Тукай
37) Түбән Кама
38) Чирмешән
39) Чистай
40) Чүпрәле
41) Югары Ослан
42) Ютазы
43) Яңа Чишмә

 

Республика әһәмиятендәге шәһәрләр
Азнакай
Алабуга
Әгерҗе
Әлмәт
Баулы
Болгар
Бөгелмә
Буа
Зәй
Казан (башкала)
Лениногорск
Мамадыш
Менделеевск
Минзәлә
Норлат
Тәтеш
Түбән Кама
Чистай
Яр Чаллы
Яшел Үзән

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 27 апреле, 16:26

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International