Төркия тарихы

10751077 — сәлҗук төрекләре тарафыннан Никея басып алына.

1077 — Конья солтанаты барлыкка килә, әкрен генә ул үз җирләрен киңәйтә.

1243 — Конья солтанаты монголлар, Хулагуидлар хакимлеге астына эләгә. 1307 елда кече кенәзлекләргә тарала. Аларның арасында булган Госман бәйлеге (ягъни округы) Госман империясенең нигезе булачак.

Мәшһүр Троя диварлары

 

1284 — беренче испан хроникасы «Estoria de Espanna»-да, патша Альфонсо X Төркия (Turquia) башкаласы Экбатантурында хәбәр итә.

1318 елда Хулагуидлар, соңгы сәлҗук солтанын тәхеттән куып, бу дәүләтне юк итәләр.

1299 елда — ГосманЭртугрул улы һәм варисы, «солтан» титулын кабул итә һәм Конья солтаннарының идарәсен танымый. Аның исеме белән төрекләр госманлылар дип атала башладылар. Кече Азиядә аларның хәкимияте азая бара.

1326 елда византиялеләрдән сугыш белән кайтарылган җирләрдәБурса шәһәрендәге башкала белән төрек солтанаты нигезләнә. Төрек солтаннарының хакимлеге янычарларга таяна.

1362 елдаАурупадагы җирләрне басып алып, төрекләр башкаланыӘдирнә шәһәренә күчерәләр.

1396 елның 25 сентябре — солтан Баязит I һәм венгер патшасы Сигизмунд I гаскәрләре арасында сугыш (Никополь сугышы). Бу сугышта җиңү Госман империясенең Балкан ярымутравында хакимлеген ныгыта.

1402 елның 28 июле — Анкара астында сугыш. Әмир Тимурга сугышны оттырып, Баязит I әсирлеккә эләгә һәм вафат була (бәлки, үз-үзенә кул сала). Ләкин 30 елдан соң аның варислары таралган илне яңадан берләштереп көнбатышка хәрәкәтне дәвам итәләр.

1453 елда Мәхмәт II җитәкчелегендәге төрекләр Константинопольны басып алалар һәм аны яңа империянеңбашкаласы дип игълан итәләр.

Иң көчле вакытында Госман империясе

Сәлим I идарәсе вакытында Госман империясе СүрияГарәбстан ярымутравын һәм Мисырны басып ала. Төрек солтаны Каһирә хәлифәсе урынына үзен хәлифә дип игълан итә.

XVI һәм XVII гасырлар вакытында Госман империясе 3 кыйтгада урнашкан территорияләрне контроль иткән дөньяның иң көчле мәмләкәте булды. Империя иң көчле кульминацион ноктага Сөләйман I идарәсе вакытында җиткән. Империя озак Изге Рим империясе һәм Польша белән Үзәк Аурупа өстендә контроль тоту өчен көрәште.

1671 ел 22 июнь — Төркия Польшага сугыш игълан итә.

242 ел дәвамлыгында Госман империясе Русия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды. 20 гасырбашына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады.

1912 ел 8 октябрь — Беренче Балкан сугышы барышында Черногория Төркиягә сугыш игълан итә.

1914 ел 29 сентябрь — Италия Төркиягә сугыш игълан итә.

Алманиянең ярдәмен алу өмете белән Госман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булган әрмәннәр геноцидытуры килә . Нәтиҗәдә, Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.

Мостафа Кемаль Ататөрек, Төркия Җөмһүриятенә нигез салучы һәм аның беренче президенты

Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була. Грециягаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Әлбәттә, бу хәлләр, ягъни ИстанбулИзмир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1922 елның 18 сентябрендә дәүләт тулысынча оккупантлардан азат ителә. 1923 елның 24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный. 1923 елның29 октябрендә башкаласы Анкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителә. Аның беренче президентыМостафа Кемаль Ататөрек була.

Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый. 1925 елныңдекабрендә Төркия Хиҗри тәкъвимнән Милади тәкъвименә күчә. 1934 елда аңа Ататөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр. 1938 елда Мостафа Кемаль Ататөрек вафат була.

Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә 1945 елда исә БМОга керә. 1952 елның 18 февралендәТөркия НАТОда әгъзалык итә башлый.

1974 елның 20 июлендә Төркия гаскәрләре Кипрга керә. Тугыз елдан соң Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный.

1980 елның 12 сентябрендә Төркиядә Кенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә. 2003 елның 14 мартындаТөркия премьер-министры вазыйфасын Рәҗәп Таййип Әрдоган үти башлый. Ә 2007 елдан президет булып сайланган Абдуллаһ Гөл 2009 елдаТатарстанга эшче сәфәр белән килгән иде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International