Интернет кабул итү бүлмәсе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге сайтына керүчеләр!

Үзегезнең сорауга тиз арада тулы җавап алыр өчен, үзегез турында дөрес мәгълүматны күрсәтегез. Фамилия, исем, әтиегезнең исеме (соңгысы булган очракта), электрон почта адресы яисә почта адресы мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш. Мөрәҗәгатегезне җыйнак рәвештә һәм дөрес итеп языгыз.

Сезнең соравыгыз әлеге хакимият органы карамагында булмаган очракта Сезнең мөрәҗәгатегез, ул теркәлгәннән соң, күп дигәндә 30 көн дәвамында каралачак. Мөрәҗәгатегезнең нинди тикшерелү баскычында булуын белү өчен, «Электрон мөрәҗәгатьнең тикшерелү баскычы» (сылтама шушы битнең аскы өлешендә бирелгән) сервисыннан файдалана аласыз. Моның өчен Сезгә үзегезнең шәхси парольне кертергә кирәк була, ул Сезнең хәбәр киткәннән соң биреләчәк.

Сайланган интернет кабул итү хезмәтендә шикләнәсез икән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталының Интернет кабул итү хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Гражданнарның Россия Федерациясе Конституциясе биргән дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукын тормышка ашыру һәм дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазифадагы затларның гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе белән бәйле хокукый мөнәсәбәтләр 2006 елның 2 маенда 59-ФЗ номерында кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы Федераль закон белән билгеләнә (законга 2010 елның 29 июнендә27 июлендә үзгәрешләр кертелде).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International