Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Билал Эрдоган Татарстанга «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы» чаралары кысаларында Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килгән.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Аның шәхси ярдщме белән безнең мөнәсәбәтләр ныгый», – диде Татарстан Республикасы Президенты, икътисадый элемтәләрне үстерүгә ярдәм итүче Төркия Консуллыгы эшенең мөһим ролен билгеләп үтте.

«Казан Глобаль яшьләр саммиты – безнең республика өчен зур вакыйга. Чараның программасы бик бай: төрле сессияләр, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Сезнең Казанга килүегез һәм саммитта катнашуыгыз чарада катнашучыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уята», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Билал Эрдоган, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты буларак, төрле халыклар, шул исәптән төрки телле дәүләтләр арасында мәдәни һәм спорт элемтәләрен үстерү өчен күп эш башкара, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты Халыкара көрәш федерациясен конфедерациягә керткән өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Билал Эрдоган Рөстәм Миңнехановка әтисе, Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән җылы сүзләр җиткерде. «Чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт, Казанның ИХО яшьләр башкаласы дип игълан ителүе безнең өчен шатлыклы хәбәр булды», - диде кунак.

«Без – татарлар белән тугандаш халыклар. Без һәрвакыт сезгә ярдәм итеп торачакбыз», - дип белдерде Билал Эрдоган.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановны халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше өчен РФ Тышкы эшләр министрлыгының ведомство бүләге белән котлады. «Сез Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген ныгыту өчен бик күп эшләр башкарасыз», - дип өстәде Билал Эрдоган.

Белешмә өчен:

Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе (WEC) 2015 елда оештырылган, штаб-фатиры Истанбулда урнашкан. Традицион уеннарга һәм спорт төрләренә ярдәм итеп, Конфедерация, аларны мөмкин  кадәр даими һәм системалы итәргә омтыла. Оешманың максаты – бөтен дөньядан традицион спорт төрләрен бердәм институциональ түбә астына җыю, Федерация - әгъзалар арасында бердәмлек һәм хезмәттәшлек тәэмин итү, шулай ук этноспортның аңлауны киңәйтү һәм камилләштерү. 2018 елдан Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе составына Халыкара көрәш федерациясе дә керде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International