Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2021 елда республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 271,6 млн. доллар тәшкил итте

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексында милли проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ике илкүләм проектны гамәлгә ашыра: «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт».

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, 2021 елдан фермерларга һәм кооперативларга ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» төбәк проекты линиясе буенча күрсәтелә. 2021 елда проектны финанслау күләме 345 млн. сум тәшкил иткән. Министрлык тарафыннан барлык план күрсәткечләре тулысынча үтәлгән: КФХларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме – 131%, яңа эш урыннары булдыру – 119%, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм КФХларны кооперативларга җәлеп итү – 115%.

Проектны финанслау өч юнәлеш буенча башкарыла. Беренчесе – «Агростартап» грантлар бирү. Конкурска кергән 152 гариза арасыннан 161 млн. сумлык 60 фермер грант откан. Грант суммасы 1,5 млн. сумнан 4 млн. сумга кадәр тәшкил итте.

Икенче юнәлеш – авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү. Бу максатларга барлыгы 180 млн сум акча күчерелгән. 41 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына 200 меңнән 31 млн сумга кадәр субсидия бирелгән.

Өченче юнәлеш – «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ чыгымнарын финанслашу. 3,7 млн. сум акча күчерелгән. Үзәк тарафыннан хуҗалык итүнең кече формалары вәкилләре өчен мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтү буенча эш алып барыла.

2022 елга төбәк проекты чараларын тормышка ашыру өчен 372,2 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла, шул исәптән 301,4 млн. сум федераль бюджеттан.

«Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында 2021 елда республика алдына агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка 250 млн. долларга сату бурычы куелган иде. Татарстан авыл хуҗалыгы товарларын 271,6 млн.долларга яисә планның 108,6%ына экспортлады. Быел экспортны 330 млн. долларга кадәр җиткерү бурычы куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International