Рөстәм Миңнеханов «Гюрсой Груп», «Кальон» һәм «Танрыверди Холдинг» Төркия компанияләре җитәкчелеге белән очрашты

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гюрсой Груп», «Кальон» һәм «Танрыверди Холдинг» Төркия компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, «Гюрсой Груп», «Кальон» һәм «Танрыверди Холдинг» Төркия компанияләренең топ-менеджерлары Казанга ике көнгә эш сәфәренә килде. Алар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Туризм буенча ТР дәүләт комитеты вәкилләре катнашындагы очрашуда катнаштылар, ТР Төзелеш. архитектура һәм ТКХ министрылыгы җитәкчелеге белән очраштылар. 

Кичә, 9 август көнне, Төркия компанияләре вәкилләре «Авиакосмик технологияләр, хәзерге заман материаллары һәм җайланмалары» 9 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең тантаналы ачылуында катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп искәрткәнчә, быел апрель аенда Истамбулдагы очрашуда Төркия компанияләренең төзелеш, инфраструктура проектларны гамәлгә ашыруда, Татарстанда тематик күңел ачу паркы төзелешендә катнашу мөмкинлеге турында сөйләшенгән иде инде. 

"Шул визит барышында сез паркны урнаштыру өчен тәкъдим ителгән җир кишәрлекләре белән таныштыгыз һәм республикабыз мөмкинлекләрен бәяләгән идегез инде", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Компанияләр вәкилләре нинди эшчәнлек алып барулары турында кыскача хәбәр иттеләр. «Гюрсой» компаниясе сәүдә үзәкләре, эре күңел ачу һәм тематик парклар төзи. Компания вәкилләре Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыруда катнашу теләгебулуын белдерделәр. 

Кичә компания вәкилләре Лаеш муниципаль районында Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев белән Столбище авылында парк өчен тәкъдим ителә торган җир кишәрлеген караганнар. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов барында «Гюрсой» компанияләр төркеме, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы арасында багланышлар турында килешү имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International