Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек, бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Искәртик, «Дизайн Рус» - "Алабуга" махсус икътисадый зонасы резиденты, пластик торбалар җитештерә.