Татарстан Президенты ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен белән очрашты

2018 елның 6 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ИРСИКА (фислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияты буенча фәнни-тикшеренү үзәге) генераль директоры доктор Халит Эрен белән очрашты.

Искәртик, Татарстанда доктор Эрен Болгар трихи-археологик комплексында булган, шулай ук Кол Шәриф мәчетендә “ИРСИКА халыкара конкурсында җиңүчеләр” күргәзмәсе ачылуда катнашкан.

Очрашуда Татарстан белән ИРСИКА үзәге арасында ислам белеме, тарихи мирас объектларын саклау, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һшм Төркия Республикасында Татарстан тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International