Рөстәм Миңнеханов җир тетрәүдән кешеләр үлү сәбәпле Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җир тетрәүдән кешеләр үлү сәбәпле Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

"Төркия Республикасының Элязыг һәм Малатья провинцияләрендә җир тетрәү нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеме турындагы хәбәрне татарстанлылар әрнеп һәм чын күңелдән кайгырып кабул итте. Без табигый катаклизм нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнар кайгысын уртаклашабыз һәм җәрәхәтләнгәннәргә тиз арада терелүләрен телибез", диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International