Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Карба Отомотив» компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмет Эрикан, Төркия Республикасы Президенты Администрациясенең Иминлек һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы, Төркия Республикасының «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемендәге вәкиле Исмаил Сафи, Karba Otomotiv компаниясе генераль директоры Муса Эртунч катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән «Карба Отомотив» компаниясе арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, «Карба Отомотив» компаниясе 30 еллап базарда һәм йөк автомобильләре, шул исәптән янгын машиналары, чүп ташучы машиналар, гидравлик күтәрү платформалары, ашыгыч ярдәм автомобильләре, махсус билгеләнештәге машиналар өчен шассиларга өске корылмалар җитештерә. Продукциясе 45 илгә чыгарыла.
Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан-Төркия багланышлары үзара файдалы хезмәттәшлек өчен булган мөмкинлекләрне ачарга һәм килеп чыккан мәсьәләләрне бик тиз хәл итәргә ярдәм итә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Исмаил Сафи әфәндегә Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерүдәге эше һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашуы өчен рәхмәт белдерде.