Татарстан Президенты Төркия Авыл һәм урман хуҗалыгы министры белән очрашты

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измирга (Төркия) эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бәкир Пакъдемирли белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестиция керткән. «Без сезнең бизнесыгызның киләчәктә дә безнең республикада үз проектларын үстерүен телибез, һәм Төркия компанияләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты министрга Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде. Бу күрсәткеч буенча республика Россиянең иң яхшы биш төбәге арасына керә, бигрәк тә сөт терлекчелеге өлкәсендә. "Агросәнәгать комплексы мәсьәләләре – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү мәсьәләсе генә түгел, ә авыл тормышын саклап калу да. Бу урбанизация шартларында бик мөһим. Шуңа күрә без авылга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә генә түгел, ә кешеләрне авылда саклап калу, безнең традицияләрне саклап калу мөмкинлеге дип дә карыйбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«Татарстан безнең йөрәктә аерым урын алып тора", - дип билгеләп үтте Бәкир Пакъдемирли очрашуда.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы белән Төркия арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга арткан һәм 480 млн. доллардан артып киткән. Министр, уртак көч белән яклар үзара сәүдә күләмен 1 млрд. долларга кадәр җиткерергә тиеш, дип белдерде.

Бәкер Пакъдемирли Татарстанга китерелә торган продуктларның киңрәк номенклатурасын эшләү мөһимлеген билгеләп үтте.

Шулай ук Төркия авыл һәм урман хуҗалыгы министры Татарстанга Төркиядә үткәрелә торган агач утырту буенча социаль гамәлгә кушылырга тәкъдим итте. Максатлары – 83 млн. үсенте утырту. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан әлеге гамәлгә һичшиксез кушылачак.

Татарстан Президенты Төркия белән авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләде һәм алар делегациясен дә уртак проектларны эшләү өчен Татарстанга чакырды.

Белешмә өчен:

Төркия Республикасы Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше $480 млн. тәшкил итте, шул ук вакытта экспорт белән тәэмин итү $270,8 млн.тәшкил итте (үсеш – 2,26 мәртәбә), импорт белән тәэмин итү - $210,3 млн. (8,4% ка арту).

Татарстан тарафыннан Төркиягә китерелә торган продукциянең нигезен синтетик каучук, пластмасса эшләнмәләре, органик химик кушылмалар, нефть продуктлары, органик булмаган химия продуктлары, синтетик юу чаралары, полимер материаллар, агач эшләнмәләре (фанер, урман материаллары), кара металлдан эшләнгән әйберләр һ. б. тәшкил итә.

Төркиядән транспорт чаралары, механик һәм электр җиһазлары, кара һәм кыйммәтсез металлдан, пластмасса, мех, тире һәм пыяладан, мебель, каучук, идән япмалары, фармацевтика һәм башка продукция кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International