Рөстәм Миңнеханов: катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, без партнерларыбыз белән элемтәләрне югалтмас өчен мөмкинлекләр эзлибез

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим Кешгер белән очрашты.

Очрашу барышында яклар турыдан-туры элемтәләрне яңарту мөһимлеген билгеләп үттеләр. "Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, без партнерларыбыз, бигрәк тә Төркия кардәшләре белән элемтәләрне югалтмау мөмкинлеген эзлибез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, хәзер пандемия нәтиҗәләренә каршы көрәшеп кенә калмыйча, яңа чынбарлыкны исәпкә алып, стратегик фикер йөртергә һәм эшләргә кирәк. «Россия – зур ил. Без төрек бизнесын үзебезгә чакырабыз. Татарстан Россия базарына керү мәйданчыгы булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республиканың планнары зур. «Безнең дәүләтләребез башлыклары Владимир Владимирович Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган арасындагы җылы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә безнең эшлекле багланышлар ныгая бара. Бу катлаулы вакытта без эшне активлаштырырга тиеш. Кызганычка каршы, пандемия барлык илләр икътисадына да тискәре йогынты ясады. Россиянең дә, Төркиянең дә ачылуы яхшы", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Измир провинциясе губернаторы Татарстан Президентын җылы сәламләде һәм монда аңа һәрвакыт шат булуларын билгеләп үтте һәм бизнес-элемтәләрне көчәйтү инициативасын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International