Татарстан Президенты Измир мэры белән коронавирус пандемиясе шартларында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир мэры Тунч Сойер белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Измир мэрын төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне югарырак дәрәҗәгә чыгарырга өндәде. "Пандемия безнең активлыкны бераз туктатты, минем фикеремчә, без боларның барысын да торгызырбыз», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә, кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. «Моның өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә, сезнең белән безнең дәрәҗәдә. Делегациябезгә булган игътибар өчен чын күңелдән рәхмәтлемен", - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов пандемия шартларында гражданнарның иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. ТР Президенты фикеренчә, коронавирус белән хәл тиз генә тәмамланмаячак, шуңа күрә яңа шартларда эшләргә өйрәнергә кирәк. Монда шулай ук Татарстан һәм Төркия белгечләре арасында тәҗрибә алмашу мөһим.

Тунч Сойер Рөстәм Миңнехановка Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең энергия безгә көч бирә, барлык килешүләрне гамәлгә ашыруга кичекмәстән керешәчәкбез», - дип өстәде Измир мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International