Фәрит Мөхәммәтшин белән Мераль Акшенер - Татарстан һәм Төркия парламентлары багъланышларын ныгыту тарафдарлары

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Бу көннәрдә Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры Мераль Акшенер җитәкчелегендә парламент делегациясе - Казанда эшлекле сәфәрдә. Бүген кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. 

Ул, кунакларны сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуның кызыклы булуын билгеләп үтте. “Бик күп кызыклы темалар күтәрелде. Иң мөһиме – Россия Федерациясе, субъектлардан Татарстан Республикасы белән Төркия дәүләте һәм безгә якын булган халык белән мәдәният, мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләр уңышлы корыла. Безгә дин белән бәйле мәсьәләләр турында да фикер алыштык”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин Төркия тәҗрибәсенең республика өчен кызыклы булуын белдерде. 

Ул “Манеж” күргәзмәләр залында Төркия Республикасының “Долмабакча” милли сарай-музееның традицион сәнгать күргәзмәсе ачылачагын хәбәр итеп, моны гадәттән тыш вакыйга дип бәяләде. Кунакларны татарларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклау тәҗрибәсе белән таныштырачакларын хәбәр итте. Билгеле булганча, көннең икенче яртысында Төркия Республикасының Бөек Милләт Җыены вице-спикеры ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашачак. 

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның сәяси системасы белән таныштырып, ТР Дәүләт Советы, андагы фракцияләр, депутат берләшмәләре эшчәнлеге, күппартиялелекнең закон тарафыннан билгеләнгән зарурият булуы, ТР Президентын халык тарафыннан сайлап кую процедурасының кире кайтарылуы турында сөйләп үтте. “Татарстан Республикасында иҗтимагый-сәяси вәзгыять тотрыклы”, - диде ул, парламентта берничә партиянең булуы дискуссияләргә этәрүен һәм мәсьәләләрне хәл итүнең төрле юлларын табарга мөмкинлек бирүен әйтеп. 

Спикер, шулай ук хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсен тәкъдим итеп, аларның балалар һәм гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. Гүзәл затларның эшчәнлеге Мераль Акшенерда да кызыксыну уятты һәм ул бу тәҗрибәнең Бөек Милләт Җыены өчен файдалы булу, үзләрендә шуңа охшаш төркем оештыру ихтималын ассызыклап үтте. Төркия парламентындагы 550 депутатның 70е- хатын-кыз. 

“Без Төркия дәүләтенең бизнес, сәяси һәм мәдәни элита вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итәбез”, - дип, спикер Төркия дәүләте, Истанбул шәһәре җитәкчелегенә, мәдәни, агарту һәм фәнни казанышларны үстергән өчен, рәхмәт белдерде. “Без һәрвакыт Төркия Республикасында яшәүчеләрдән дә якынрак кешеләр юк дип әйтәбез. Күп нәрсә берләштерә безне: телләребез дә, мәдәниятларыбыз да, гореф-гадәтләр, традицияләр дә - якын, динебез дә - бер”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин, боларның бүгенге көндә мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтүен билгеләп үтте. 

Мераль Акшенер да, үз чиратында, Төркия парламенты башлыгы Җәмил Чечектан сәламнәр җиткереп, безнең республикалар һәм халыклар арасында элемтәләрнең нык һәм күптәнге булуын белдерде. Җылы каршы алганнары һәм туганнарча кайгыртканнары өчен, Татарстан ягына рәхмәтен белдерде. Алга таба да мөнәсәбәтләрнең шундый рухта дәвам итүен теләп, Төркиягә чакырды. Бүген ТР Президенты белән булган очрашуның нәтиҗәле үтүен хәбәр итте. 

Госманнар империясе таркалгач, Төркия Республикасының икътисади, мәдәни корылышын тәптипкә салу өчен, татарлардан Йосыф Акчура, Садри Максуди һәм башкаларның булышлыгы зур булуын белдерде. “Манеж” күргәзмәләр залында Төркия Республикасының “Долмабакча” милли сарай-музееның традицион сәнгать күргәзмәсе ачылуны ул дөнья мәдәнияты үсешенә өлеш кертү дип бәяләде. 

2015 елда Татарстан Президентын бөтен халык сайлаячак дигәнгә каршы Мераль Акшенер Төркиядә дә бу мәсьәләнең күтәрелүен, моңарчы илбашын парламент депутатлары сайлавын хәбәр итте. Казанга килгән делегация составында сул Халык-республика партиясе, әйдәп баручы Гаделлек һәм үсеш партиясе вәкилләре булуын билгеләп үтте. Мераль Акшенер – үзе уң Милләтчелек хәрәкәте партиясе вәкиле. 

Очрашу тәмамлангач, яклар бүләкләр алмашты, истәлеккә фоторәсемгә төште. Фәрит Мөхәммәтшин Төркия парламенты башлыгы Җәмил Чечекка тапшыру өчен, сәлам хатын тапшырды. Спикер ике республика арсындагы хезмәттәшлекнең Россия Федерациясе өчен һәм Татарстан Республикасы өчен дә файдалы булуын ассызыклады. 

Бүген шулай ук Төркия парламенты делегациясенең Казан (Идел буе) федераль университетында булып, вузның тарих музеен һәм Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын караячак. 

Аннан соң “Манеж” күргәзмәләр залында Төркия Республикасының “Долмабакча” милли сарай-музееның традицион сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Мәдәни программа ТР Халыклары дуслыгы йортында кичен Төркия Президенты карамагындагы Классик төрек музыкасы хоры артистлары концерты белән дәвам итәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International