Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Илдар Халиков кунакларны Татарстан башкаласында сәламләде һәм киләчәктә Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды белән мөнәсәбәтләрнең үсүенә ышанычын белдерде.

Сәламләү сүзе белән Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фондының Төркия филилалы рәисе, Төркиянең Бөек Милләт Җыены депутаты Исмаил Сафи чыгыш ясады.

Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фондының Инновацияләр һәм инвестицияләр буенча комиссиясе рәисе, Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фондының Мәскәүдәге филиалы директоры Михаил Зернов комиссия эшчәнлеге һәм төбәкләр белән багланышлар перспективалары турында кыскача сөйләде.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар киләчәктәге үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Бу чарада “ЭКОС” һәм “Едитепе Констракшн” компанияләре вәкилләре һ.б. катнашты.



Мәгълүмат өчен:
Кара диңгез һәм Каспий диңгезе хезмәттәшлеге һәм партнерлыгы Халыкара фонды – 2009 елның 4 мартында Бухарестта, Румыния Президенты-Траян Бэсеску һәм Азәрбайҗан Президенты-Илһам Алиев инициативасы белән оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International