Узган ел чит ил гражданнары Татарстан медицина туризмын үстерүгә 77 млн. сумга якын акча керткән

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2020 елда 33 149 чит ил гражданына 1,3 млн. долларга, ягъни 76,9 млн. сумга медицина хезмәте күрсәтелгән, 911 кешегә -стационар шартларда, 32 238 кешегә амбулаториядә медицина хезмәте күрсәтелгән. Пациентлар 111 төрле илдән иде.

Әйтик, 2019 елда 14,5 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән, алар 46,7 млн сумга инвестицияләгән булган.

Узган ел медицина туристлары ешрак Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркия гражданнары булган. Дерматовенерология, йогышлы авырулар, психиатрия, акушерлык һәм гинекология, онкология, фтизиатрия һәм терапия буенча ярдәм аеруча таләп ителгән.

2021 елда Проектны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 63 медицина оешмасы катнаша, шуларның 55 дәүләт милек формасы, сигезе — шәхси.

Агымдагы елның 15 февраленә 2 212 чит ил кешесе медицина туристлары булган, алар 9,1 млн сумлык дәваланган.

«Татарстанның медицина хезмәтләре экспорты» республика проекты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International