Бүген Истанбулга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» комапниясе идарәсе рәисе Гомәр Көч белән очрашты. Төркем дөнья бизнесы элитасын тәшкил итүче эре глобаль корпорацияләр исемлегенә керә.
«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, компания җитәкчелеген сәламләп.
«Көч Холдинг» белән хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – «Татнефть» линиясе буенча эшләү, аерым алганда, аның холдингка керүче Төркия «Түпраш»ы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге. «Татнефть» генераль директоры Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, компания нефть белән тәэмин итү өлешендә генә эшләргә түгел, ә чимал эшкәртү өлкәсендә үз технологияләре белән уртаклашырга, шулай ук нефть химиясендә гомуми проектлар буенча хезмәттәшлек итәргә әзер.
ТР Президенты бүген «Татнефть» компаниясе Татарстаннан читтә эшләү мөмкинлекләрен карый, дип өстәде һәм «Көч Холдинг» җитәкчелегенә аерым юнәлешләр буенча эш төркемнәре булдырырга тәкъдим итте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» җитәкчелеген икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен Татарстанга чакырды.
Белешмә өчен:
"Көч Холдинг" - Төркиянең иң эре финанс-сәнәгать конгломераты. Холдинг составына энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш электр техникасы җитештерү, финанс хезмәтләре, сәүдә челтәрләре, туризм, оборона сәнәгате, азык-төлек сәнәгате, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, мәгариф һ.б. өлкәләрне тәкъдим итүче Төркиянең 110 әйдәп баручы компаниясе керә.
2020 елда холдингның сәүдә әйләнеше якынча 26 млрд. доллар чиста табыш тәшкил иткән – 2,45 млрд. долларга якын холдинг компанияләре продукциясе дөньяның 150дән артык иленә экспортлана.
"Көч Холдинг" Россиядә 1991 елдан соң беренче чит ил инвесторларының берсе булды. Холдинг «Рамстор» азык-төлек кибетләре челтәрен ачкан иде.