Татарстан Президенты Истанбулда Габдулла Тукай исемендәге төзекләндерелгән скверда булды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Истанбулда Габдулла Тукай исемендәге төзекләндерелгән скверда булды.

Парк 2011 елның маенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында ачылган. Һәйкәл бер ел соңрак куелган. Монумент авторы – танылган Казан рәссамы-сынчы Асия Миңнуллина. Габдулла Тукай каләм тотып эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләнгән.

2018 елда Истанбул мэриясе тарафыннан Бугаз буенча яңа трамвай линиясе салу проектын гамәлгә ашыру башланган. Бу линия шулай ук Г. Тукай исемендәге бакча аша да уза. Реконструкция кысаларында һәйкәлне күчереп куйганнар, ә паркны төзекләндергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International