Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Tiryakiler автокомпонентлар җитештерүчесе белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tiryakiler (Tirsan Kardan) компанияләр төркеме идарәсе рәисе белән очрашты.

Компания автомобиль детальләре, аерым алганда, кардан валлар, руль колонналары, фланцевлар һәм башкалар җитештерә. Баш компаниясе – «Тирсан Кардан».

2010 елда Чаллы шәһәрендә «Тирсан» ҖЧҖ компаниясенә нигез салына, 2011 елда «Мастер» КИПта коммерциячел техника өчен кардан валлар җитештерү башлана. Бүген «Тирсан» продукциясен VOLVO, MERCEDES, FORD, IVECO, KAMAZ, GAZ, URALAZ, MAZ, VOLKSWAGEN, ISUZU, MITSUBISHI, MERITOR, LIAZ, МАЗ-МАН һ. б. куллана.

Компания «КАМАЗ» автомобильләре ихтыяҗлары өчен төрле типтагы тулаем җитештерүне локальләштерү мөмкинлеген карарга әзер. Tiryakiler шулай ук «Мастер» КИП мәйданнарында үз эшчәнлеген киңәйтергә тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International