Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.
Төркия Президенты Рөстәм Миңнехановның милли башкарудагы эшлекле костюмга аерым игътибар биреп: "Яхшы күренә. Матур", - диде.
"Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы этәргеч бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Якларның киләчәктә дә элемтәләрне үстерүгә өметләнүе мөһим ".
Төркия Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. 2020 елда Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестицияләгән.