Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Төркиягә визиты нәтиҗәләрен уңай бәяләде

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Анкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте («Иннополис» МИЗ) һәм «Мәгълүмат технологияләре Үзәне» технологик үсеш зонасы арасында үзара аңлашу турында меморандумга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Bilisim Vadisi генераль директоры имза салды.

Шулай ук «Татнефть» ГАҖ һәм Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасында химия сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары имза салды.

Моннан тыш, Наил Маганов һәм GEBKIM оешкан сәнәгать зонасы Директорлар советы вәкиле GEBKIM территориясендә нефть химиясе өлкәсендә проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карау турындагы Меморандумга кул куйдылар.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан делегациясенең Төркиягә визиты нәтиҗәләрен уңай бәяләде. «Ике көн дәвамынңа бик тыгыз эш нәтиҗәсендә Россия Федерациясе территориясендә дә, Төркия Республикасы территориясендә дә гамәлгә ашырылачак күп кенә кызыклы проектлар билгеләнде. Коллегаларга бай файдалы эш программасы өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International