Татарстан Төркия Республикасының Бурса провинциясе белән автокомпонентлар җитештерү, җиңел сәнәгать, сәламәтлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов губернатор Шиһабетдин Харпут җитәкчелегендәге Төркия Республикасының Бурса провинциясе делегациясе белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, вице-премьер - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
Губернаторны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов 2012 елның октябрь аенда Татарстан делегациясенең Бурсада эш визиты белән булганлыгын искә төшерде. «Без сезнең алдынгы предприятиеләрегездә булдык, Татарстан-төрек эшлекле форумын уздырдык, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары мәсьәләсе турында сөйләштек. Сезнең шәһәр һәм предприятиеләрегез бездә уңай тәэсир калдырды», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Шиһабетдин Харпутка.
Ул Бурса провинциясе делегациясенә керүче төрек эшмәкәрләренә Татарстанга визитлары барышында яңа эшлекле багланышлар табырга теләде.
Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Татарстан өчен дә, Россия өчен дә алдынгы эшлекле партнеры булуын хәбәр итте. Татарстан һәм Төркия Республикасы арасында товар әйләнеше күләме 2012 елда 929 млн. доллар тәшкил итте. Төркия ТРда оештырылган уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында - 320. Бүгенге көндә игьлан ителгән Татарстанга инвестицияләр күләме 1,5 млрд доллар тәшкил итә. «Һәм мин безнең төрек партнерларыбызга безгә ышанганнары һәм республикада үзләренең эре проектларын гамәлгә ашырулары өчен рәхмәтле», - дип әйтте ТР Президенты.
Ул шулай ук Татарстан һәм Төркиянең мәдәни өлкәдә дә актив багланышларын билгеләп үтте. «Без Төркия Республикасының үсеш динамикасына хөрмәт белән карыйбыз», - дип белдерде Р.Миңнеханов.
ТР Президенты делегация әгъзаларына республика икътисады турында сөйләп үтте, Бурса провинциясе һәм Татарстанның ошаган яклары күп икәнлеген һәм ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә ниләр ярдәм итәчәге турында да әйтте.
Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут үз чиратында Рөстәм Миңнехановка ике регион арасында килешү имзаларга тәкъдим итте. Багланышларның перспективалы юнәлешләре арасында губернатор сәламәтлек саклауны, югары белем учреждениеләренең фәнни өлкәдә хезмәттәшлеге, җиңел сәнәгатьне үстерүне атады.
Рөстәм Миңнеханов губернатор тәкъдимен хуплады һәм килешүне әзерли башларга кушты. Шулай ук ул ТР җиңел сәнәгатен төрек эшмәкәрләре катнашында үстерүдә кызыксынуны белдерде. «Без әлеге бизнесны безнең төрек партнерларыбыз белән берлектә оештыра алабыз. Безнең җиңел сәнәгать начар дәрәҗәдә. Шуның белән беррәттән Россиядә бу бик зур базар, ул тулысы белән диярлек импорт белән тулган», - дип саный ТР Президенты.
Журналистларга очрашу ахырында биргән интервьюда Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут ике регион мәдәни яктан гына түгел, ә икътисадый яктан да ошаш булуын билгеләр үтте. Бурса Төркиядә машина төзү, автомобиль төзү, җиңел сәнәгатьтә, азык-төлек җитештерүдә алдынгы урыннарда тора. «Һәм без Татарстан Президенты белән очрашуда республика Бурсаның әлеге юнәлешләрдә булган тәҗрибәсен куллана алуы турында сөләштек», - дип аңлатты губернатор.
«Визит барышында без бик күп предприятиеләрне карый алабыз, технопаркларны, МИЗны, һәм мин делегациядәге эшмәкәрләр Татарстан хезмәттәшләре белән киләчәк багланышлар перспективалары турында сөйләшә алырлар дип уйлыйм, - дип хәбәр итте Шиһабетдин Харпут. – Без үз ягыбыздан уртак проектларга мөмкин кадәр ярдәм итәрбез».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурсаны Төркия республикасының динамик үсеп килүче регионы дип атады. Анда кече һәм урта бизнес үсешендә, җитештерүгә махсус мәйданчыклар оештыруда яхшы тәҗрибә бар. Шул ук вакытта провинциядә эре предприятиеләр дә бар. «Бурсадагы динамика зур игътибарга лаек һәм өйрәнелергә тиеш, без провинция белән бергә эшләргә бик телибез», - дип әйтте ТР Президенты.
Ул визит кысаларында Бурса провинциясе делегациясе Казанда гына түгел, ә Кама арты зонасында да булачаклары һәм ТР инвестиция һәм икътисадый потенциалы белән танышачаклары турында сөйләде.
«Безнең өчен мәгариф, сәламәтлек, мәдәният өлкәсендә багланышлар мөһим - шул мәсьәләләр турында без очрашу барышында сөйләштек, - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов. – Без Бурса провинциясе белән багланышлар стабиль рәвештә үсүен телибез».