Татарстан Президенты: Безгә Төркия белән икътисадый хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре кызыклы

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиядә булды. Визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты шул исәптән Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге башлыгы белән очрашты. «Ышанам ки, узган очрашулар һәм хезмәттәшлек турында документларга кул кую Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, Төркия – Татарстанда иң эре чит ил инвесторы. Республика территориясендә 10 эре төрек заводы уңышлы эшли. Инвестицияләр якынча 2 млрд. доллар тәшкил итә, бүген Татарстан компанияләре Төркиягә инвестиция кертә башлый – үз проектларын «Камаз» һәм «Татнефть» гамәлгә ашыра.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 360 млн. доллардан артып киткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанга Төркия белән икътисадый хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре: энергетика, нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ, сәламәтлек саклау, төзелеш, агросәнәгать комплексы, туризм һәм хәләл өлкәсе кызыклы.

«Без Төркия бизнесының республикада үз икътисадый проектларын киңәйтүен телибез. Үз ягыбыздан без Төркиядән килгән партнерларыбызга төрле яклап ярдәм итәргә әзер», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Рифат Хисарҗыклыоглу, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә Төркия делегациясенең визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Төркия Палаталар һәм товар биржалары берлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә Төркия инвестицияләренең өчтән бер өлеше Татарстанга туры килә. «Төркия компанияләренә монда мөнәсәбәт бик яхшы. Без сезнең инвесторларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуыгызны беләбез, һәм киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз», - дип өстәде Рифат Хисарҗыклыоглу.

Төркиянең Палаталар һәм товар биржалары берлеге (ТПТББ) – Төркиянең хөкүмәт органнарында хосусый сектор мәнфәгатьләрен яклаучы иң эре хөкүмәтнеке булмаган оешмасы. Оешма Төркия сәнәгатьчеләренә һәм эшкуарларына аларның тышкы икътисадый һәм сәүдә эшчәнлеген үстерүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International