Е.Лодвигова: «Мәдәни мирас күбесенчә казанлыларның менталитетын формалаштыра»

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәдәни мирассыз хәзерге Казанның тормышын күз алдына да китереп булмый, һәм шәһәр хакимиятләренең бурычы – Татарстан башкаласының үзенчәлеген, урамнарның, мәйданнарның, ишегалларының һәм яр буйларының уникаль атмосферасын саклау, истәлекле урыннарны торгызу эшләрен дәвам итү. Бу хакта бүген Измирдагы Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмаларының Мәдәни саммиты сессиясендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.

Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмаларының дүртенче Мәдәни саммиты 9-нчы сентябрьдән 11-нче сентябрьгә кадәр иң эре төрек шәһәрләренең берсендә уза. Ул 2015 елдан бирле үткәрелә һәм мәдәният һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә сәясәтне һәм программаларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән шәһәрләр, җирле хакимият органнары һәм башка кызыксынган якларның очрашу урыны булып тора. Быелгы саммитның темасы – «Мәдәният киләчәкне формалаштыра», аның нәтиҗәләре буенча Измир декларациясе кабул ителәчәк.

Саммитны «Җирле хакимият һәм мәдәни мирас» исеме астындагы төп сессияләрнең берсен ачты. Чыгыш ясаучылар арасында ИКОМОС оешмасы (һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет) вәкилләре, Измир (Төркия), Лион (Франция), Мальма (Швеция), Эдирне (Төркия), Тарраса (Испания), Ош (Кыргызстан) һәм башка шәһәрләрдән мэрлар һәм делегатлар бар. Сессиядә коронавирус пандемиясе чорында барлыкка килгән проблемалар каралды һәм җирле һәм төбәк хакимият органнары белән мәдәният өлкәсендә кызыксынган яклар арасында киләчәк үсеш һәм хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бирелде.

Казан тәҗрибәсе белән Евгения Лодвигова уртаклашты. Чыгыш башында Казан башлыгы урынбасары Измирның мәдәни һәм тарихи мирас объектларының матурлыгын һәм уникальлеген билгеләп үтте. «Монда без җирле хакимиятләрнең компетентлы белгечләр җыелмасына инвестицияләр кертүен ачык күрәбез: шәһәр төзүчеләр, архитекторлар, шәһәрне һәм аның мирасын бүген күргән кебек итәргә ярдәм иткән культурологлар», –диде ул.

Евгения Лодвигова мәдәни мираска булган кызыксынуның артуы һәм үзгәрә торган дөньяда яңа кагыйдәләр кертү кирәклеге турында сөйләде. Тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, һәм халыкның барлык мәдәни проектларда катнашуы бик мөһим. Төрле төр ассоциацияләр һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар җирле халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә һәм төрле чараларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле корал булырга мөмкин, дип билгеләп үтте ул.

Евгения Лодвигова үз чыгышында чит ил кунакларына Казанның энҗе бөртеге – 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең байлыгы булган Казан Кремле турында сөйләде. Чыгыш барышында шулай ук күптән түгел генә Мәгарә храмы булган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча масштаблы проект турында да искә алынды. «Без барлык халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйбыз. Күп конфессияле Казанда 115 милләт вәкилләре дус һәм тату яши, бездә даими рәвештә мәдәниятләр һәм диннәр диалогы бара», – дип искәртте Евгения Лодвигова.

«Безнең бурыч – шәһәребезнең мирасын һәм үзенчәлеген саклап калу буенча эшне дәвам итү, истәлекле урыннарны торгызу, урамнарның, мәйданнарның, уңайлы ишегалларының һәм матур яр буйларының уникаль атмосферасын саклау, аларны саклауда шәһәр һәм республика хакимияте белгечләре генә түгел, битараф булмаган халык та катнашачак, –диде спикер. – Мәдәни мирассыз хәзерге Казанның тормышын күз алдына китерү мөмкин түгел. Мирас казанлыларның аерым менталитетын формалаштыра, гуманистик кыйммәтләрнең дәвамчанлыгын раслый, гүзәл Казанның дөньякүләм имиджын тудыра.

Чыгышының ахырында Евгения Лодвигова Казанның 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45-нче сессиясен үткәрү урыны итеп билгеләнүен искә төшерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр өчен бу зур хөрмәт кенә түгел, ә бик зур җаваплылык та, чөнки 2022 елда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары җыелучыларны әлеге чарага кушылырга чакырды, чөнки ул дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын Россия тәҗрибәсендә мәдәни һәм табигый мирасны саклау мөһимлегенә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Утырыш Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмалары белән ИКОМОС арасында үзара аңлашу турындагы меморандумга кул кую белән тәмамланды, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International