Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе башлыгы, Anadolu Group Директорлар советы рәисе белән очрашты

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы идарәсе рәисе, Anadolu Group Директорлар советы рәисе Тунҗай Үзилхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Anadolu Group белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары, шулай ук Төркия-Россия эшлекле советы кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Сез Россия һәм Төркия бизнесларын якынайту өчен күп эш башкарасыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Үзилхан әфәндегә.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International