Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, Тарловка спорт полигонында (Чаллы) узды һәм «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022» халыкара раллиенда катнашуга әзерләүгә багышланган иде.
Хәзерге вакытта «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиена әзерләү процессы ахыргы стадиягә керде.
Полигонда Рөстәм Миңнеханов К5 кабинасы базасында спорт йөк машиналарының яңа буыны белән танышты һәм яңа «КАМАЗ» автомобилен шәхсән сынап карады.
Татарстан Президентына автомобиль дизайнының ничек баруы, башка эшләнмәләр, шул исәптән машинаның йөреш сыйфаты турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген К5 моделе базарда зур әһәмияткә ия, чөнки бу – дөнья дәрәҗәсендәге заманча модель. «Бу бүген бөтенләй башка автомобиль, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Күренү киңлеге дә, күп кенә техник карарлар да – болар барысы да «КамАЗ»ның спорт автомобильләрендә яңа адым булуы турында сөйли».
«Дакар алдыннан очрашу, техниканы тикшерү яхшы гадәте бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Ел саен без җитди үзгәрешләр күрәбез дип әйтергә тиеш, бу бөтен команданың бик җитди эше. Яңа автомобильдә булган эшләнешләр һәм хәл ителешләр – бик конкурентлы. Барысы да эшләнгән. «КАМАЗ» җитәкчелегенә, Сезгә, Сергей Анатольевич, – барыгызга да рәхмәт! Бөтен ил «КАМАЗ-мастер» командасы өчен җан атачак.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белдергәнчә, бөтен команданың җаваплылыгы бик зур. «Мин сезгә тәгаен ышанам, – диде ул, «КАМАЗ-мастер» командасы спортчыларына мөрәҗәгать итеп, – уңышлар сезгә! Сезнең өчен бөтен ил белән җан атачакбыз!»
Рөстәм Миңнехановны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, журналистларның «Дакар-2021»дә катнашуы турындагы сорауларына җавап биреп, «без һәрвакыт җиңүгә барабыз, башкача булмый. Узышлар катлаулы, авыр – машина йөртүче дә, машина да үзен күрсәтергә тиеш».
«КАМАЗ»ның нинди максатлар куюы турындагы сорауга җавап биреп, Сергей Когогин болай диде: «Чираттагы Дакар К5 сериясе кабинасы базасында яңа спорт автомобиле өчен премьера булырга тиеш. Безнең өчен бу мөһим, узган ел без тәҗрибә-сәнәгать партиясен базарга чыгардык, яхшы фикерләр алдык. Әлеге продукт белән илдән читкә дә чыгарга телибез. Ә дөньяның барлык илләрендә диярлек күзәтә торган Дакар белән чагыштырлык иң яхшы реклама мәйданчыгы кайда?»
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, 44 нче «Дакар» ралли-марафоны 2022 елның 2-14 гыйнварында Согуд Гарәбстанында узачак. 2022 елгы ралли-марафон тагын да «комлы» булачак һәм Кызыл диңгез ярларыннан еракта узачак. Ралли 2 гыйнварда Хаиле шәһәрендә старт ала һәм 14 гыйнварда Җиддә шәһәрендә тәмамлана. Дакар-2022дә ралли-марафон тарихында беренче тапкыр электрон роуд-бук (юл картасы) кулланылачак, ә барлык мотоциклчылар да экипировканы куркынычсызлык мендәре белән кулланырга тиеш булачак.
Тулырак мәгълүмат https://kamazmaster.ru/rally/dakar-2022