19 ноябрьдә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы Идарәсе утырышында Казанга «ИХОның Яшьләр башкаласы – 2022» статусын бирү турында карар кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Төрле елларда әлеге статуска Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраҗая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һәм башкалар лаек булды.
«Бу вакыйга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан аеруча тирән мәгънәгә ия. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алу алдыннан зур әзерлек эшләре алып барыла. Татарстан инде күп еллар дәвамында үз территориясендә яшьләр халыкара чараларын кабул итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, ИХО яшьләр башкаласы статусында 2022 елда Казанда берничә халыкара чара үткәрү планлаштырыла. Алар арасында ИХО илләренең яшьләр эшләре буенча министрлары катнашында Глобаль яшьләр саммиты, халыкара мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале, халыкара ат чабышлары һәм башкалар бар.
Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыкларына чараларның йомгаклау планын әзерләргә, оештыру комитеты буенча тәкъдимнәр кертергә, шулай ук кирәкле ведомствоара эшне оештырырга кушты.