Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәргә (Төркия Республикас) бер көнлек эш визиты белән килде.
Анатолия университеты аэропортында аны РФнең Төркия Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна, Искешәһәр мэры Йылмаз Бөекәршен каршы алдылар.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров керде.
Визит барышында Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабедтин Харпут белән очрашу, Искешәһәрдә Татар мәдәни үзәген ачу, Искешәһәрнең сәүдә һәм сәнәгать палаталарына, Анатолия университетына бару планлаштырылган. Көн ахырында Татарстан Президенты татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашырга җыена.