Татарстан Төркия провинцияләре Искешәһәр һәм Бурса белән коммюнике имзалады

2013 елның 1 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән очрашты. Очрашу “Анемон” отеле конференц-залында узды (Искешәһәр ш, Төркия).

Чарада шулай ук Төркиянең милли мәгариф министры Наби Авджы, РФнең Төркия Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Ивановский катнаштылар. Татарстаннан ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президентын Искешәһәрдә сәламләп, провинция губернаторы яклар тарафыннан хезмәттәшлек өчен билгеләнгән перспектив проектлар, шулай ук бүген очрашу барышында ирешелгән килешүләр ике як өчен дә файдалы булган Татарстан һәм Төркия мөнәсәбәтен үстерәчәк дигән ышанычын белдерде.

“Төркия – күп өлкәләрдә Татарстанның алдынгы партнеты, - дип раслады Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Безнең сәүдә-икътисади, мәдәни, фәнни-техник, мәгариф, гуманитар элемтәләр актив үсә. Бу партнерлык элемтәләренең бик югары дәрәҗәдә булуына дәлил булып тора”.

2013 елда Искешәһәр халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән, ә Татарстан башкаласы Казан төрки дөнья башкаласы дип 2014 елда игълан ителәчәк дип көтелә. Бүген Искешәһәрдә Сабантуй бәйрәме узачак һәм ул, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Төркия халкында кызыксыну уятырга тиеш.

“Болар барысы да безнең тугандаш халыкларның берләшү нокталарының күп булуын күрсәтә, - дип билгеләде Татарстан Президенты. – Татарстан һәм Төркиянең Искешәһәр һәм Бурса провинцияләре арасында дустанә элемтәләр елдан-ел ныгыр гына, дип өметләнәм”.

Очрашу нәтиҗәсе итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Искешәһәр арасында киләчәктә элемтәләрне үстерү турында коммюнике имзаладылар. Шундый ук документка Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән дә кул куелды.

Коммюнике төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә, шулай ук мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, спорт, туризм, күргәзмә эшчәнлеге өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар булдыруны күз алдында тота. Документом закреплено стремление сторон оказывать содействие хозяйствующим субъектам в реализации совместных проектов, поддерживать сотрудничество между торгово-промышленными палатами регионов. Документта якларның хуҗа булган субъектларга уртак проектларны тормышка ашыруда, шулай ук төбәкләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлеккә ярдәм итүгә омтылышы беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International