Рөстәм Миңнеханов Искешәһәрдә Татар мәдәни үзәге ачылу тантанасында катнашты

2013 елның 1 июне, шимбә

Бүген тарихи Одунпазары районында (Искешәһәр, Төркия Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гюнгер Азим Туна, Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут һәм Одунпазары районы башлыгы Бурхан Сакаллы катнашында Татар мәдәни үзәге ачылу танатанасы узды. 

Рөстәм Миңнеханов Татар мәдәни үзәгенә аерып бирелгән тарихи бинада Татарстан Республикасы халыклары мәдәнияте күргәзмәсен, татар халкы көнкүреше экспозициясен карап чыкты.

Мәгълүмат стендларында Казан татарлары һәм Төркиядәге татар диаспорасы арасындагы заманча багланышлар турында мәгълүматлар, Казан турында фотоматериаллар, Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнашу турында белешмәләр, Искешәһәрдә туган атаклы татарлар, татарларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматлар тәкъдим ителгән.

“Мин, Татар мәдәни үзәге ачылганга күрә, безнең ватандашлар тарихи ватан белән элемтәне югалтмыйча, актив хезмәттәшлек итә алып, туган телне һәм мәдәниятне саклый алачакларына бик шат. Тарихка һәм уртак традицияләргә хөрмәт белән карау безнең тугандаш халыкларны тагын да берләштерә”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов Татар мәдәни үзәге ачылу тантанасында.

Үзәкне карап чыккач, Татарстан Президенты истәлек китабында язу калдырды, ул Татар мәдәни үзәген ачу өчен рәхмәт белдергән һәм Искешәһәр халкына матур теләкләр теләгән.

Белешмә өчен:

Бүген Искешәһәр иң күп санда татарслар яши торган регион. Искешәһәрдә менә инде 20 ел мәдәни-мәгариф эшен "Мәдәният һәм татарларга ярдәм җәмгыяте" башкара. Искешәһәр провинциясендә 19 гасырда күбесенчә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе җирләреннән күчеп килгән татарлар нигез салган Османия исемле татар авылы бар. Бүгенге көндә авылдан күчеп китүчеләр Искешәһәр, Анкара, Стамбул шәһәрләрендә яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International