Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр эшмәкәрләрен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инветиция потенциалы белән таныштырды

2013 елның 1 июне, шимбә

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Искешәһәрнең Сәүдә палатасында булды һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инветиция потенциалы презентациясен уздырды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Искешәһәр Сәүдә палатасы Харун Караҗан арасында узган ике яклы сөйләшүләрдән соң, киң составтагы очрашу булды. Презентация кунаклары арасында тагын Искешәһәр провинциясе губернаторы  Гүнгер Азим Туна, Төркия милли мәгариф министры Наби Авджы һәм Төркия эшмәкәрләре булды. 

Презентация барышында төрек партнерларына Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.

Кунаклар каршында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бүген без уздырырга өлгергән очрашулар, Татар милли үзәген ачу - болар барысы да безнең тугандаш халыкларның үзара ныклы мөнәсәбәтләренең ныклы булуын тагын бер кат раслады», - дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Төркия - Татарстанның сәүдә-икътисадый һәм инветиция хезмәттәшлеге күләме буенча алдынгы чит ил партнерыбыз.

«Россия Хөкүмәте ярдәмендә без төрле специализация буенча заманча сәнәгать мәйданчыкларын, бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган һәм иң югары таләпләргә җавап бирүче индустриаль парклар үстерү буенча актив эш алып барабыз», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты. ул шулай ук төрле бәйсез эзләнүләр буенча Татарстан соңгы еллар дәвамында Россиянең киң инфраструктуралы инвестицияләр өчен иң уңайлы регион булуын искәртте.

«Монда утыручы Төркия компанияләре вәкилләре Татарстан Республикасында үз производстволарын ачу мөмкинлеге турында уйлый алалар. Без Төркия компанияләре башлангыч мәйданчык итеп безнең республиканы сайлауларын телибез. Без инвестицияләргә ачык һәм Татарстанда проектларын гамәлгә ашырырга теләүче төрек компанияләренә максималь рәвештә ярдәм итәчәкбез. Бөтен кирәкле шартларны булдырырга тырышачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чара ахырында Искешәһәр Сәүдә палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать Палатасы арасында хезмәттәшлек турында протоколга кул куелды. Документка имзаларын Искешәһәр Сәүдә палатасы рәисе Харун Караҗан һәм ТР Сәүдә-сәнәгать Палатасы рәисе Шамил Агеев куйдылар.

Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр сәнәгать зонасын карады һәм Сәүдә палатасы бинасында Төркия эшмәкәрләре катнашындагы эшлекле ашта катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясенә шулай ук Төркия автомобиль төзелешенең иң яңа эшләнмәсе - МЧС, полиция, медик һәм башка хезмәтләр өчен җитештерелгән Turkar маркасы вездеходын күрсәттеләр.

Шулай ук сәнәгать зонасы территориясендә Рөстәм Миңнеханов "Сарар" фабрикасында булды, ул текстиль изделиеләрен җитештерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International