Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Төркия бүген җылы тугандаш мәнәсәбәтләрен раслады"

2013 елның 1 июне, шимбә

Татар халык бәйрәме Сабантуй бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә булды. Бәйрәм мәйданчыгы итеп "Шәһри Дәрья" паркы сайланган. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: "Мин Төркиядә яшәүче ватандашлар тарихи ватаннары - Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә булуларына бик шат, аралашалар, милли гадәтләрне һәм мәданиятне саклап калырга тырышалар". 

Рөстәм Миңнеханов чын күңелдән Искешәһәрдә Татар  милли үзәген ачуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Без әлеге проект Татарстанга бөтен теләгән кешеләрне үзенең мәдәниятта һәм сәнгатьтә казанышлары белән таныштырырга, татар халкының бай тарихы турында сөйләргә һәм мәдәни мирасын күрсәтергә мөмкинлеге булуын бик югары бәялибез", дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

TRT «AVAZ» төрек телеканалына Искешәһәргә визиты турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты ассызыклады: бүген тагын бер кат ике шәһәр арасындагы тугандаш мөнәсәбәтләр  расланды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, Татарстан Республикасы мәдәнияте әһелләре концерты булды. Иң яхшы концерт номерларын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International