Рөстәм Миңнеханов Анатолия Университетында булды

2013 елның 1 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Анатолия Университетында булды. Әлеге вуз илдә иң эре һәм дөньяда студентлар саны буенча дүртенче. Биредә ике миллион студенттан артык укый, шуларның 25 000 университет территориясендә, ә калганнары дистанцион рәвештә белем ала. 

Анатолия Университеты ректоры Дауыт Айдын Татарстан кунаклары өчен кыскача презентация үткәрде. Университет составны 12 факультет (шуларның өчесе дистанцион рәвештә уку факультетлары), җиде мәктәп, тугыз институт һәм 28 эзләнү үзәкләре һәм бүлекләре керә.

Татарстан Президентына университетта эшләнелгән җир тетрәүне алдан прогнозлый ала торган заманча җиһазлар эшен күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов университет ректоры Дауыт Айдын белән Татарстан фәнни мәктәпләренең Анатолия Университеты белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. «Белем һәм мәгариф, фән өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу - Татарстан өчен алдынгы юнәлешләр»,  - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Анатолия Университетына визит ахырында Аэрокомик фәннәр факультетында Рөстәм Миңнеханов диспетчерлар тренажеры эше белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International