Бүген Казанда Kazan Arena стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
Берничә ай әзерләнгән матур тантана стадион буйлап Россия халыклары вәкилләре узуыннан башланып китте. Шуннан тамашачыларны Россия Президенты Владимир Путин һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен сәхнәгә чыгып сәламләделәр. Арена буйлап әйләнеп Россия Федерациясе дәүләт флагын китергәч, аны дәүләт гимнын акапелла башкарып күтәрделәр.
Аренада күңелле тамаша башланып китте, ә аннан катнашучылар парады булды. Стадионда рус композиторлары әсәрләре яңгырады, ә катнашучы илләр командалары әйләнеп чыгып трибунада урын алдылар. Парадны Россия Федерациясенең җыелма командасы тәмамлады – тамашачылар россиялеләрне басып каршы алдылар, стадион буйлап “дулкын” җибәрделәр.
Тантана дәвамында “Отражение” (“Чагылыш”) тамашасы булды, аның вакытында тамашачылар хәтта 3D-рәсемнәр күрә алдылар – аның өчен һәр тамашачыга махсус күзлек бирелде. Тамашаның төп идеясе – рус мәдәниятенең байлыгы, Россия фәне һәм техникасы казанышлары булды. Тамашада су да булды – аренада фонтаннар сиптерде һәм көймәләр йөзеп йөрде. Арена түбәсенә акробатлар да менде, ә космоска очу турындагы өлештә сәхнә әйләнәсендә зур утлар янды. Тамашачылар да шоуда катнаша алдылар, алар төрле төстәге фонарикларны кабызып трибуналарда бәйрәм хисе тараттылар.
Шоу ахырында стадионlа FISU флагын студентлар гимны “Гаудеамус” башкарылуы астына күтәрделәр.
Спортчылар исеменнән Олимпия чемпионы Алия Мостафина ант итте. Судьялар һәм рәсми затлар исеменнән антны өч кат Олимпия чемпионы Евгений Садовый бирде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярышларда катнашучыларга сәлам сүзе белән мөрәҗәгать итте. "Кунакчыл Россия исеменнән сезне Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Казанда сәламлим. Казан - безнең зур һәм күпмилләтле илнең иң матур һәм борынгы шәһәрләренең берсе, - дип белдерде В.Путин. - Бүген биредә иң яхшы яшь спортчылар җыелган. Сез төрле ил һәм континентлардан килдегез, әмма бу июль көннәрендә сезне Бөтендөнья җәге Универсиада берләштерде, аның масштабы җәйге Олимпия уеннары белән чагыштырырлык зур. Без әлеге спорт бәйрәмендә катнашучылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен һәм югары дәрәҗәдәге нәтиҗәләргә ирешә алсын, авыр көрәшне чыдый алсын өчен бөтенесен эшләдек".
"Әлбәттә, җиңү иң көчлеләргә эләгз, әмма Универсиада рухы мәңгегә сезнең һәрберегездә сакланып калачак, - дип спортчыларга мөрәҗәгать итте Владимир Путин. – Сезне бөтенегезне спортка карата ярату хисе, аның бөек көрәш һәм ярдәмчеллек идеаллары, уңышка һәм җиңүгә ышаныч берләштерә. Бу тантана минутларында безнең йөрәкләр бер тавышка тибә, без бөтенебез бергә, җилкәгә җилкә торабыз һәм бер хис, идеяләр безне беләштерә. Бөтенегезгә дә үз үзегезне җиңергә, яңа рекордларга ирешергә телим. Бу көрәш һәм җиңү секундалары күңелле һәм истә калырлык булсын. Һәм сезнең хәтерегездә гомерегез буена калсынныр. Уңышлар сезгә!"
Халыкара студент спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен чыгышында Россиядә яшь буын киләчәге милли приоритетка әйләнгәнен билгеләп үтте. "Биредә, Казанда, бу искиткеч шәһәрдә бөтен дөньядан килгән кунаклар өчен шартлар тудырылган, - дип әйтте Клод-Луи Гальен. - Казан үз бирендә 2013 елгы иң зур чараны кабул итә, 5 континенттан иң күп сандагы спортчылар җыйды. 160 илдән 14 меңнән артык катнашучы бик матур Универсиада авылында яши һәм 27 дисциплинада ярышачак. Безне онытып булмаслык ярышлар һәм шатлык белән тулы ике атна көтә".
Гальен сүзләренчә, узган 5 ел эчендә Казан Россия спортының үзәге булганын һәм масштаблы спорт ярышларын кабул итә алганын исбатлады. Ул Владимир Путинны Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачырга чакырды.
Үз чиратында Россия Президенты сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны чакырды. Бөтенесе бергә алар Универсиаданы ачык дип игълан иттеләр.
Стадионда факел йөртүчеләр күренде – алар стадион буйлап әйләнеп чыгып Уеннар утын кабызып җибәрергә тиеш иде. НХЛ драфтының беренче номеры, Түбән Кама хоккее укучысы Наил Якупов, волейбол буенча ике кат чемпион Екатерина Гамова, Параолимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов, дзюдо буенча Олимпия чемпионы Таһир Хайбулаев. Дүртәүләшеп алар ут чашасының дүрт ягына басып бер үк вакытта төп факелны кабызып җибәрделәр. Шул ук вакытта Казан аренасы өстендә салют башланды.