Татарстан Президенты Төркия Икътисад министры белән очрашты

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

үген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнашты.


Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанга Төркия Республикасы Президенты һәм Премьер-министры визитыннан, Татарстан Республикасында Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясен уздырганнан, ике ел эчендә сигез мәртәбә Татарстан-Төркия форумыннан соң Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелде. "Һәм монда Сезнең шәхси өлешегез аеруча зур, - дип мөрәҗәгать итте Зафер Чаглаянга Рөстәм Миңнеханов. – Сез Төркия бизнес әһелләре базарлар эзләрлек, чит илләрдә уртак предприятиеләр булдырырлык мохит тудырдыгыз".

Татарстанда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Төркия капиталы кергән 278 уртак предприятие эшләп килә, "Алабуга" МИЗда 4 эре проект гамәлгә ашырыла, шуларның икесе эшкә керешергә әзер инде. "Без бу проектлар белән горурланабыз, төрек партнерларыбыз безгә ничек эшләргә тиешлекне күрсәтәләр", - дип белдерде Татарстан Президенты.


Ул шулай ук Төркия эшлекле оешмаларына Татарстан белән хезмәттәшлекләре өчен, Turkish Airlines авиакомпаниясенә Казан белән Стамбул арасындагы авиа сәфәрләр өчен рәхмәт белдерде.

"Минем исәпләвемчә, мөнәсәбәтләребезнең темпын киметергә ярамый, һәм бүгенге форум аларның киләчәк үсешенә сигнал булачак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Зафер Чаглаянга.

Үз чиратында Төркия Икътисад министры ассызыклаганча, аның иле өчен Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү аеруча мөһим, бигрәк тә бөтендөнья икътисадында стагнация чорында.


"Безнең мөнәсәбәтләр киләчәктә дә үсәр дип ышанам – товар әйләнеше 1 млрд доллар – бу аз түгел, - дип белдерде Зафер Чаглаян. - Бүген Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме 2 млрд доллар тәшкил итә. Бу инвесторларның сезгә ышануын һәм сездә нинди уңайлы инвестицион климат булуын күрсәтә. Күп кенә Төркия компанияләре Татарстанда бизнес кору җаен карыйлар".

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Зафер Чаглаян Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачуда катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International