Рөстәм Миңнеханов: Без Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Без Төркия Республикасы белән Россия-Төркия арасындагы ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләргә корылган хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Евросоюз эшләре буенча министры Мәүлет Чавушоглу белән эшлекле очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге илләре оешмасының алтынчы халыкара икътисадый саммиты кысаларында Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.


Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна Kazansummit 2014дә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук Чавушоглу әфәндене Төркия Республикасының Евросоюз эшләре буенча министры вазыйфасына билгеләп куелуы белән котлады.

Бүген Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы хезмәттәшлек актив үсә, диде Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең югары җитәкчелеге берничә мәртәбә Татарстанда булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләренең дә Төркиядә еш булуларын искә төшерде.

Иң мөһиме – безнең хезмәттәшлектә уңай нәтиҗәләр бар, дип белдерде Татарстан Президенты, кыска вакыт эчендә Төркия бизнесы тарафыннан Татарстан икътисадына инвестицияләр күләме артуны билгеләп үтте , һәм бүген Татарстанда чит ил капиталы катнашындагы предприятиеләр саны буенча Төркия беренче урында тора, монда 278 Төркия компаниясе эшчәнлек алып бара.


Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел гына «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Төркия инвесторлары катнашында биш яңа җитештерү ачарга планлаштыра. Болар бар да – югары технологияле проектлар.

Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстереп, без мәдәни өлкә турында да онытмаска тиеш, диде ул аннары. Монда ТЮРКСОЙ оешмасы зур роль уйный. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы булды.

Kazansummit 2014 форумы бүген Россиянең ислам дөньясына кушылу мәйданчыгына әверелә, диде Татарстан Президенты, ул шулай ук билгеләп үткәнчә , тулаем илебездә 20 млн. мөселман яши.

Төркия Республикасының Евросоюз эшләре буенча министры Мәүлет Чавушоглу билгеләп үткәнчә, Kazansummit форумының дәрәҗәсе һәм абруе елдан-ел арта бара.


Мәүлет Чавушоглу хәбәр иткәнчә, Төркия бизнесы Россия икътисадына инвестицияләр кертә, Россия – Төркиянең Германиядән соң икенче урында торучы сәүдә партнеры.

Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә килгәндә исә, Төркия компанияләренең җитди инвестицияләре аларның регионнарга ышанычын белдерә, диде министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International