Казанда Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый саммитын уздыру Россия регионнарының инвестицион потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирә, безнең ислам дөньясы белән аралашырга әзер булуыбызны белдерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit 2014 кысаларында «Россия һәм ИХО илләре: инвесторларның, бизнесның һәм хакимиятнең стратегик иминлек мәсьәләләрен хәл итүдәге хезмәттәшлеге» стратегик форумында чыгыш ясаганда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясы гаять күп табигать, хезмәт һәм рухи байлыкларны саклаучы булып тора. Мөселман дәүләтләре белән багланышларны үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.
Бүгенге форумның төп темасы – Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең азык-төлек иминлеге, бу проблеманың мөһимлеге, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аерым алганда, ИХОның кайбер илләрендә үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итә алмау ситуациясенә дә бәйле. «Су-җир потенциалы кытлыгы, кирәкле ресурсларның җитмәве азык-төлекнең яңа чыганакларын эзләргә мәҗбүр итә, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Шул җәһәттән Россия, аның регионнары белән хезмәттәшлек аеруча актуальләшә».
Татарстан авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның авыл җирләрендә 1 миллионга якын кеше яши, 15 меңләп авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм 410 мең шәхси хуҗалык эшчәнлек алып бара.
Татарстан авыл хуҗалыгында төп принциплар итеп Татарстан Президенты 3,3 млн га сөрүлекләрне мөмкин кадәр эшкәртүне һәм терлек санын саклап калуны атады.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда АХКна 4 млрд доллар кертелгән. Эре хуҗалыклар белән бергә, Татарстанда кече хуҗалыклар да эшли. Республикада 880 гаилә фермасы бар, шул исәптән 413е – югары технологияле. Тагын 230 ферма төзелеп килә, диде Татарстан Президенты.
Татарстан АСК уңышы факторы итеп Рөстәм Миңнеханов сөрүлекләрне, терлек һәм кошларны эффектив куллануны, чыгымнарны яңа технологияләр куллану исәбенә опитмизацияләүне, авыл халкының эшлекле активлыгын үстерүне, техниканы яңартуга шәхси һәм дәүләт инвестицияләрен арттыруны, яңа терлек фермаларын һәм элевторларны төзүне атады.
«Бүген Татарстан агросәнәгать комплексы төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән республика халкын гына түгел, ә Россия Федерациясенең башка регионнарын һәм аннан читтә дә стабиль тәэмин итә», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Kazansummitта катнашучыларга РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан сәламләү сүзләрен тапшырды. Ул Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгындагы зур мөмкинлекләрен билгеләде. «Федерация Советы үз ягыннан мөмкинлекләрен кулланып, кирәкле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер», - дип белдерде И.Умаханов.
Төркиянең Европа Берлеге эшләре буенча министры Мәүлит Чувушоглу чыгышында Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрнең үз иле өчен әһәмиятен билгеләде. Татарстан исә, министр сүзләренчә, Төркия компанияләре өчен Россия базарына капка булып тора. 2014 елда Татарстанга төрек инвестицияләре 1,5 млрд. долларга җитте. Инвестицияләрне җәлеп итүдә бизнеска уңайлы шартлар тәэмин итүче республика җитәкчелегенең роле бик зур.
Стратегик форумда катнашучылар азык-төлек куркынычсызылгы буенча һәм бу өлкәдә ИХО алдында торган бурычлар турында фикерләрен әйттеләр.