Казанда гөрләп Сабантуе узды

2014 елның 21 июне, шимбә

Бүген Казанда гөрләп Сабантуе узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты.

Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр. Лаеш районы ишегалдында Патрушев «городки» уйнап карады.

Трибунадагы урыннарынна мәртәбәле кунаклар зур сәхнәдәге театральләштерелгән тамаша карадылар. Шуннан соң алар бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать иттеләр.

РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев хәбәр иткәнчә, Казандагы Сабантуйда 61 ил вәкиле катнаша – алар кичә генә Татарстан Республикасы башкаласында тәмамланган Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләр очрашуында катнашканнар. Шушы очрашуда катнашучылар исеменнән Николай Патрушев республика җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Сабантуйда күргәннәренә соклануын әйтте.

Стамбул мэры Кадыйр Топбаш, Сабантуйда булуына бик шат икәнлеген һәм тирә-юньдәгеләр белән шул шатлыгын уртаклашуын белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде, аларга күңелле бәйрәм итүләрен теләде. «Без сезнең белән бергә булуыбызга ихлас сөенәбез», - диде Р.Миңнеханов, Сабантуйга килгәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Ул шулай ук Стамбул мэры Кадыйр Топбашка шул борынгы шәһәр үзәгендә Сабантуй уздырган өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы өлештән соң Татарстан Президенты чит ил кунаклары белән очрашулар уздырды. Стамбул мэры белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов бу борынгы шәһәрдә татарларга һәм барлык төрки халыкларга күрсәтелгән игътибар өчен КадыйрТопбашка рәхмәт белдерде.

«Прованс - Альпы - Лазурный берег» француз регионы Региональ советы Президенты Мишель Возель белән очраып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Франциянең технологик яктан аеруча алга киткән бу регионы арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылды. «Безнең багланышлар тагын да югарырак технологик характер ала, фәнни һәм мәгариф багланышлар үсешен стимуллаштыра», - диде Татарстан Президенты.

Үз чиратында М.Возель белдергәнчә, ике регион арасындагы хезмәттәшлек зур перспективаларга ия.

Ниһаять, Төркия шәһәре Мерсин мэры Борханетдин Коджамаз белән очрашуда яклар Сабантуй бәйрәмен уздыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр. «Сабантуй – бик мөһим бәйрәм, ул халыкның традицияләрен, мәдәниятен саклап калырга ярдәм итә», - диде Мерсин мэры. Төркиядә, кызганычка каршы, мондый милли традицияләр җуелган, әмма хәзер алар аны торгызырга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International