Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Турхан Дилмач белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Чит ил эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнаштылар.
Республика Президенты Турхан Дилмачны вазыйфага билгеләү белән котлады. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр әһәмиятен һәм Генконсулның әлеге мөнәсәбәтләрдәге үзенчәлекле ролен ассызыклады. Төркия Республикасы, Р. Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда уртак предприятиеләр саны буенча лидер, республикада күп сандагы эре инвестицион проектларны төрек эшмәкәрләре гамәлгә ашыра.
Рөстәм Миңнеханов Турхан Дилмачның Генконсул урынында Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең алга таба уңышлы үсешенә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.