Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Догуш” төрек холдингы Идарә рәисе Фәрит Шахенк белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Линар Якупов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Вәкаләтле Вәкиле Айдар ГАшигуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов “Догуш” компаниясе белән хезмәттәшлек итүгә уңай каравын белдерде һәм Төркия белән сәүдә-сәнәгать мөнәсәбәтләренең үсешен ассызыклады. “Сезнең ил Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе, һәм республика территориясендә эшләүче чит ил капиталы булган уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында тора”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Фәрит Шахенк, үз чиратында, Татарстан делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу безнең Казанга беренче визитыбыз, һәм бу матур шәһәр безгә бик ошады”, - дип әйтте ул. Аның сүзләренчә, “Догуш” Татарстан белән хезмәттәшәлек итүгә җитди карый.
“Догуш групп”ка 180 компания керә. Холдинг финанс секторда ныклы урында тора һәм Төркиядә банклары, үз медиа-ресурсы бар, туризм юнәлешен дә үстерә. Шахенк әфәнде билгеләгәнчә, ул уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга яхшы мөмкинлекләр күрә, бигрәк тә төзелеш һәм туризм өлкәсендә.
Очрашуны тәмалап, ике як үзара файдалы хезмәттәшлек итүгә өметләрен белдерделәр.