Рөстәм Миңнеханов Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры белән очрашты

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу белән очрашты. “Алабуга” МИЗда “Кастамону Энтегре” төрек компаниясенең агач эшкәртү заводы ачылыр алдыннан узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР Инвестицион үсеш агентылыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар.

Министрны һәм төркия делегациясен сәламләп, Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге төрек халкы белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен югары бәяли һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирә. 

«Кастамону Энтегре» компаниясе заводын ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу - Татарстан-Төркия уртак проектларының агач эшкәртү өлкәсендә беренчесе. «Россия базарында бик тә кирәкле продукция җитештерүгә зур инвестийцияләр кертелгән, - дип белдерде ТР Президенты. - «Кастамону» компаниясе эш урыннары булдырды, урман хуҗалыгы тармагы үсешенә ярдәм итте». 

«Безнең бурыч – әлеге проектны киңәйтү. Без, бу проект уңышлы булсын өчен, бөтен яктан ярдәм итәчәкбез», - дип белдере Рөстәм Миңнеханов. 

Төркия Республикасы урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсель Эроглу, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Давутоглу сәламләвләрен тапшырды. 

Министр фикеренчә, Татарстан һәм Төркия урман хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибә белән алышына ала. Ул шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International