«Алабуга» МИЗда эре агач эшкәртү заводы ачылды

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

«Кастамону Энтегре» төрек компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү бенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Версель Эроглу, «Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнаштылар. 

«Кастамону Энтегре» төрек компаниясе “Хәят” холдингына керә. МДФ-панельләр һәм агач идән япмалары производствосы проектының хәзерге вакытка гамәлгә ашырылган беренче этабы 300 млн долларга төште һәм аның буенча ел саен 475 мең кубометр МДФ һәм 20 млн. квадрат метр идән япмалары җитештерү каралган. Мондый күрсәткечләр белән «Кастамону Энтегре» Европада иң эреләрдән була.

2016 елга, икенче этапта елына 725 мең кубометр көчтәге ДСП производствосы ачу планлаштырыла, ә 2017-2018 елларда – елына 500 мең кубометрлык ОСП производствосы. Проектның гомуми бәясе 600 млн. Доллар тәшкил итәчәк. 

Производствода чималга күбесенчә Татарстаннан түбән сыйфатлы агач кулланылачак. Продукциянең 80 % Россиядә сатылыр дип көтелә, 20 % Азия һәм Көнчыгыш Европа илләренә экспортка җибәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод ачылуын бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга дип атады. «Бүген без заманча агач эшкәртү предприятиесен ачабыз, ул эчке һәм тышкы базарда кирәкле продукция җитештерәчәк, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - «Кастамону Энтегре» предприятиесе эш урыннары булдыра, өстәмә бәя, иң мөһиме ул – Татарстан урман хуҗалыгы продукциясен кулланучы». 

Ул искәрткәнчә, бары 4 ел элек республикага Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл визитлары вакытында Татарстанда төрек бизнесының чыннан да эре проектларын гамәлгә ашыру турында карар кылынган иде. «Кастамону Энтегре» мондый проектларның беренчесе булды, ул башка төрек инвесторларына да үрнәк булды. «Без бу проектның уңышлы булуын һәм алга таба үсүен телибез, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Россия базары, чимал базасы да бик зур, мондый производстволар күп булырга тиеш». 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Кастамону Энтегре» заводы кече һәм урта бизнес, мебель производстволары үсешенә мөмкинлек бирәчәк. 

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов «Кастамону Энтегре» заводы ачылуы Россия урман хуҗалыгының стратегик үсешен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәнен билгеләде. 

«Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы белдергәнчә, предприятиенең еллык әйләнеше перспективада 170 млн. доллар тәшкил итәчәк, 2500 эш урыны булдырылачак.

«Без Татарстанның кулланылмый торган урманнарын кулланышка кертәчәкбез, бу яңа эш урыннары булдыруга йогынты ясыячак. Ә завод ачылу Татарстанга Россиянең мебель җитештерү буенча үзәгенә әйләнергә ярдәм итәчәк», - дип әйтте Әхмәт Яхья Кигылы. 

Ул «Хәят холдинг»ының Татарстанда инвестицион проектларны дәвам итәргә әзер икәнен раслады, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президентына бюрократик процедураларны узуда, чимал белән тәэмин ителүдә, кадрлар әзерләүдә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 

Татарстанда завод төзелешен алып барган «Кастамону Энтегре» вице-президенты Онур Гювен белдергәнчә, компаниягә регион чимал, энергетика инфраструктурасы һәм регион җитәкчелеге ягыннан ярдәм булу ягыннан кызыклы булды. «Татарстанда булган кебек, дөньяның бер илендә дә безгә мондый мөмкинлекләр һәм ярдәм тәкъдим ителмәгән иде», - дип белдерде Онур Гювен һәм башка төрек бизнесменнарын да республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга өндәде.

Мөхтәрәм кунаклар лентаны кистеләр һәм яңа предприятиене ачып җибәрделәр, шуннан заводны карадылар. 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International