Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты

2014 елның 21 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Өмет Ярдым белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Өмет Ярдым әфәндегә "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу чараларына катнашуга чакыруны кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.

Яклар шулай ук Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Төркия арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International