Рөстәм Миңнеханов: Без бергәләп төрки дөнья мирасы байлыгын саклап калырга тырышабыз, илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытабыз

2014 елның 21 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Презхиденты Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән делегацияләр җитәкчеләре белән очрашты. 
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елын ябу тантанасына килгән илләр делегацияләре вәкилләренә рәхмәт белдерде. Без бергә төрки дөнья мирасы байлыгын саклап калырга тырышабыз, илләребез арасында хезмәттәшлекне ныгытабыз, дип әйтте ул. Казан - Астана һәм Икешәһәрдән соң төрки дөнья башкаласы исеменә лаек булучы өченче шәһәр, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан Республикасы – күп милләтле төбәк, монда йөзләгән ел төрле дин вәкилләре тыныч һәм тату яши. Мондый толерантлыкның ачык билгесе – Казан Кремлендә урнашкан Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы.

Казан Кремле һәм борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан Татарстан Президенты төбәкнең икътисады, республикада гамәлгә ашырылучы перспектив проектлар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чит илләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар зур эш башкара. Бу максатта иң заманча мәгълүматлаштыру чаралары кулланыла – спутник телевидениесе, интернет челтәре, интернет аша бөтен теләгән кешегә “Ана теле” программасы аша татар теленә өйрәнү һәм башкалар.

2015 елда Казанда су спорт төрләре буенча чемпионат, 2018 елда футбол чемпионаты матчлары узачак, ә 2017 елда Конфедерация кубогы үткәрелә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге чараларда катнашырга, спортчыларны хупларга өндәде. Без "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы 2014" елы кысаларындагы чараларны уздыруда Астана һәм Искешәһәр билгеләгән югары дәрәҗәне саклап калырга тырыштык, дип әйтте Татарстан Президенты. “Мәдәни һәм гуманитар хезмәтәшлек безнең илләр арасындагы озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән, бу икътисадый элемтәләрне ныгыту өчен дә әһәмиятле”, - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов барысына да Казанда күңелле вакыт уздыруларын теләде һәм алга таба чараларны үткәрү Төрекмәнстанга бирелүе хакында искәртте.

Ул шулай ук "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елының йомгаклау чаралары ТӨРКСОЙда катнашучы илләрнең мәдәният министрларының Даими советының утырышы һәм гала-концерт булуы турында әйтте. Татарстан Республикасы адресына сәламләү сүзләре белән Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль сәркәтибе Дүсән Касеинов, Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге советының генераль сәркәтибе Рамил Гасанов, Төркия Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Әзербайҗан Республикасы, Гагаузия АТО (Молдова), Македония Республикасы, Башкортостан Республикасы, Хакасия Республикасы, Кырым Республикасы вәкилләре чыгыш ясады.

Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль сәркәтибе Дүсән Касеинов Рөстәм Миңнехановка төрки дөнья мәдәнияты, сәнгате һәм фәненә керткән зур өлеше өчен ТӨРЕКСОЙ истәлекле медален тапшырды. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка Казанның төрки дөнья башкаласы итеп сайлануына багышланган истәлекле билгене тапшырды. Татарстан Президенты, үз чиратында, әлеге билгене Казан Ратушасында урнаштырырга тәкъдим итте һәм Казан мэры Илсур Метшинга бирде.

Халыкара төрки мәдәният оешмасы турында тулырак мәгълүмат - http://www.turksoy.org.tr/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International