Төркия эшкуарларына Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, 300дән артык Төркия бизнесмены катнашты.


Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан үзенең сәламләү сүзендә тәкъдир итүдә катнашканы өчен Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт белдерде. Н.Карааслан билгеләп үткәнчә, Россия һәм Төркия хезмәттәшлеге тулаем актив үсә, аерым алганда, Татарстан белән Төркия арасында да. RITB башлыгы Татарстанның инвестицион өстенлекләрен атады, болар: үсеш алган инфраструктура, бюрократик барьерларның түбән булуы, хакимиятләр ярдәме.


Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым үз чиратында шулай ук Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләренә, аерым алганда, Татарстан белән Төркия багланышларына югары бәя бирде.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, тәкъдир итүдә катнашучыларны сәламләп, аны оештырган өчен Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә рәхмәт белдерде. «Мине Төркия бизнесы вәкилләре белән очрашу сөендерә. Сезнең ассоциация бөтен дөньяда зур ихтирам яулаган һәм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертә», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.


«Без багланышларыбызны киңәйтергә телибез, минемчә, моңа Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион агентлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында бүген имзаланачак килешү зур этәргеч булыр», - диде Рөстәм Миңнеханов.


Ул кыскача гына хәзерге вакытта республикада булдырылган һәм булдырылачак эре Төркия җитештерүләре, Татарстан Республикасына Төркия Республикасы Президентының, Премьер-министрының визитлары һәм башка чарлар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда – Төркиянең Генконсуллыгы, Стамбулда Татарстан Республикасы вәкиллеге актив эшләп килә, Казан һәм Чаллыны Стамбул белән турыдан-туры һава юллары бәйли.


Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Төркия белән Татарстанны мәдәни контактлар да бәйли.


«Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, багланышларыбыз ныгуга зур әһәмият бирә һәм зур икътисадый потенциал бар әле», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында.


Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте.


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Төркия эшкуарларына Татарстандагы мәгълүматлаштыру тармагы мөмкинлекләре, шулай ук ИТ- Иннополис шәһәре турында сөйләде.


Татарстан Республикасы Инвестицион агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында чыгыш ясады.


«Алабуга» МИЗ Генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зона, шул исәптән андагы Төркия резидент компанияләре турында сөйләде.


«Kastamonu Entegre» Төркия компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры – «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Онур Гювен Татарстандагы үз тәҗрибәсе һәм республиканың, шулай ук «Алабуга» МИЗның өстенлекләре турында белгәннәре белән уртаклашты.


Тәкъдир итү азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион агентлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка Ассоциация җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Татарстан Республикасы ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International