Татарстан белән икътисадый хезмәттәшлекнең үсүе Төркия белән Россия мөнәсәбәтләренең үсүенә тәэсир итә. Бу хакта бүген Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Анкарада Төркия Икътисад министрлыгы бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясен сәламләп, Нихат Зейбекчи Татарстан Республикасы Президенты белән бу елның май аенда Мерсин шәһәрендәге очрашуы турында искәртте. «Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында безнең өчен аерым урында тора, без республиканы безнең Россия белән мөнәсәбәтләрне берләштерүче өлеш буларак күрәбез, - дип белдерде Төркия икътисад министры. – Республика безнең РФ белән мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итә, һәм моның өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсем килә».
Нихат Зейбекчи сүзләренчә, Татарстан - ил җитәкчелеге куйган максатны -Төркия белән Россия арасында товар әйләнешен 100 млрд. долларга җиткерү - хәл итүнең мөһим юнәлеше. Министр фикеренчә, зур казанышларга карамастан, Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр бик күп.
Нихат Зейбекчи хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Төркия җитәкчелеге чит илгә инвестицияләрне хуплый, шул исәптән энергетикада һәм эшкәртү сәнәгатендә, һәм Татарстан – инвестицияләр өчен иң яхшы урыннарның берсе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Мерсинда министрга сөйләгән планнарның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. «Без быел Төркия компанияләренең инде ике эре производствосын эшләтеп җибәрдек, һәм бу безнең сүз белән эшнең бер булуын дәлилли».
«Төркиянең теләсә нинди шәһәрендә безгә ярдәм итәләр, аңлыйлар. Моның өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул министрга “Алабуга” МИЗда Төркия компанияләренең тагын өч заводы эшләтеп җибәреләчәген хәбәр итте, шуңа бәйле рәвештә ТР Президенты Нихат Зейбекчины республикага чакырды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм Төркия муниципалитетлары актив хезмәттәшлек итә, технопарклар арасында элемтәләр урнаштырыла. Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр арасында ул медицинаны атады, һәм төрек бизнесына Татарстанда тукыма сәнәгате, мебель җитештерү, полимерларны эшкәртү өлкәсендә кече предприятиеләр оештыруны тәкъдим итте.
«Минем фикеремчә, бизнең бизнес-делегацияләрдә актив эшчәнлегебез, мәдәни чараларда катнашу, Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы эшләү, туры авиарейслар барлыгы – болар барысы да нәтиҗә бирә, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Шул ук вакытта безнең мөнәсәбәтләр үсешенә бик зур мөмкинлекләр барлыгы белән мин риза, һәм без эшне дәвам итәчәкбез».
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, узган атнада Мәскәүдә Россия-Төркия эшкуарлары ассоциациясенә Татарстан презентациясен тәкъдир иттеләр. Шулай ук республика җитәкчелеге 2015 елда Казанда Россия-Төркия хезмәттәшлеге советының чираттагы утырышын уздыруны тәкъдим итте.
Очрашу барышында Нихат Зейбекчи үткән җомга көнендә Мәскәүдә Россиядә эшләүче төрек эшкуарлары белән очрашканы турында хәбәр итте. «Алар Татарстанда эшләве бик уңайлы икәнен белдерделәр, - дип әйтте министр. – Төркия бизнесы республикага инде 2 млрд. долларга якын инвестицияләр кертте һәм дәвам итәргә әзер».
Министр Татарстан ягына төзелеш өлкәсендә уртак предприятиеләр оештырырга тәкъдим итте, шулай ук “Алабуга” МИЗда берәр төрек предприятиесе ачылуга килергә вәгъдә бирде.